Төнге кояш күктә. Мин таң көтәм…

Төнге кояш күктә. Мин таң көтәм.
Һәр яңа таң җирдә яңа алыш.
Дәръя даулап шашкан йөрәгеңне учларыңа кысып синең әнә
Шып-шыр бушлык тарафына китеп барыш…

Ярты карыш…якынаю булган. Төсе уңган
Төштән никтер дертләп уянуым.
Сизмәвең дә мөмкин юклыгымны. Синең язмышыңда минем
Табылмаган килеш югалуым.

Ишетелә синең тын алуың. Кара төндә
Минсез никтер җиңел сулау кебек.
… Соры бушлык тарафына юл алуың. җан түреңә
Калдырам мин кайнар кояш элеп.

Тоташ яңгырлардан ялыксам да. Зарыксам да.
Кояшымны кире кайтар, димәм.
Ал таң ата. Күзләремдә зәп-зәңгәр күк бата.
Май югыйсә. Җанга салкын тигән.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт